Арал диңгезе
Арал диңгезе | |
Күлгә коючы елгалар | Амудәрья |
---|---|
Объектның бассейны илләре | Казакъстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстан |
Бассейн мәйданы | 690 000 км² |
Дәүләт |
Казакъстан Үзбәкстан |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 31 метр |
Алмаштырылган | Малое Аральское море[d] һәм Большое Аральское море[d] |
Озынлык | 428 km |
Киңлек | 284 km |
Вертикаль тирәнлек | 42 метр һәм 8,7 метр |
Мәйдан | 8303 км² (август 2015) |
Арал диңгезе Викиҗыентыкта |
Арал диңгезе (Арал; каз. Арал теңізі / Aral teñızı, үзб. Orol dengizi, каракалп. Aral teńizi / Арал теңизи; арал — утрау) — Урта Азиядә агымсыз тозлы калдык күл-диңгез. Үзбәкстан һәм Казакъстан Республикалары арасында урнашкан. Аңа Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары коя. Арал диңгезе төньяк ярында Казакъ далалары урнашкан.
Арал диңгезе дөнья күләмендә үзенең зур мәйданы югалткан күл булып санала. 1989 елдан ике өлештән тора башлады: Сырдәрья, аерым елларда Амудәрья сулары диңгезгә, гомумән, килеп җитми, чөнки аларның сулары сугару өчен бик күп файдаланыла. Шул сәбәпле экология катастрофасы башланды; балык тоту кимеде, күп торак нокталар диңгездән ераклашты; климат шартлары үзгәрде. Арал диңгезе дөньякүләм суы нык кипкән күлләр исәбенә керә.
Күрсәткечләр | 1960 | 1990 | 2003 | 2004 | 2007 |
---|---|---|---|---|---|
Тирәнлеге, м | 53,4 | 38,2 | 31,0 | ||
Күләме, км³ | 1083 | 323 | 112,8 | 75 | |
Мәйданы, мең км² | 68,9 | 36,8 | 18,2 | 17,2 | |
Тозлылыгы, ‰ | 9,9 | 29 | 78 | 100 | |
Агым, км³/ел | 63 | 12,5 | 3,2[1] |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 2001 елына мәгълүматлар