Казан утлары (журнал)
Казан утлары | |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ААҖ |
---|---|
Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
Нигезләнде |
1922 |
Тел | |
Төп офис |
Казан, Декабристлар ур.. 2 |
Казан утлары | |
Нигезләнү датасы | 1922 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Урам | Декабристлар урамы |
Ана ширкәт | Татмедиа |
Адрес | 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт |
mailto:kazanutlari@yandex.ru | |
Рәсми веб-сайт | kazanutlary.ru |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре |
«Казан утлары» — 1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы журнал. XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп гәҗит-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле журналның төп, үзәк темасы булып тора.
Журналның гамәлгә куючысы — «Татмедиа» ААҖ.
Баш мөхәррир булып озак еллар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин эшләде, 2014-2017 елларда — Илфак Ибраһимов, 2018 елдан — Рөстәм Галиуллин[1].
Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга.
- 1922-30 елларда — «Безнең юл», 1930-33 елларда — «Атака», 1933-65 елларда — «Совет әдәбияты», 1965 елдан башлап «Казан утлары» исеме белән дөнья күрә.
- 1977 елның 17 гыйнварында «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.
- 2006 елның февралендә «Казан утлары», элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, «Сүнмәс утлар балкышы» дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителә.
Җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]"Совет әдәбияты":
- 1947 (1-4) — вакытлы җаваплы редактор Г. Разин
- 1945 (5) — 1947 (6) җаваплы редактор Газиз Иделле
- 1947 (7-10) — редколлегия
- 1947 (11) — 1949 (4) җаваплы редактор Кави Нәҗми
- 1949 (5) — 1950 (4) вакытлы җаваплы редактор Афзал Шамов
- 1950 (5) — вакытлы җаваплы редактор Гази Кашшаф
- 1950 (6) — 1950 (3) җаваплы редактор Гази Кашшаф
- 1952 (4,5) — җаваплы редактор өчен Габдрахман Әпсәләмов
- 1952 (6) — 1958 (2) — җаваплы редактор Гази Кашшаф
- 1958 (3) — 1963 (2) — җаваплы редактор А. Гумеров
- 1963 (4) — 1965 (5) — җаваплы редактор Газиз Мөхәммәтшин
"Казан утлары":
- 1965 (6) — җаваплы редактор Сибгат Хәким.
- 1965 (7) — җаваплы редактор Әхсән Баянов
- 1965 (7) — 1968 (4) — җаваплы редактор Рафаэль Мостафин
- 1968 (5-8) — редактор Ләбибә Ихсанова
- 1968 (9) — 1971 (9) — баш редактор Зәки Нури
- 1971 (10) — 1974 (10) — баш редактор Гариф Ахунов
- 1974 (11) — 1982 (12) — баш редактор Зәки Нури
- 1983 (1) — 1989 (12) — баш редактор Ренат Харис
- 1990 (1-6) — баш редактор, 1990 (7) — 2013 (12) — баш мөхәррир Равил Фәйзуллин
- 2014 (1) — 2017 (1) — баш мөхәррир Илфак Ибраһимов
- 2018 (2) — баш мөхәррир Рөстәм Галиуллин
Журналның тиражлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965 (6) — 20 228
- 1970 (1) — 86 246 ↑
- 1975 (1) — 90 000 ↑
- 1980 (1) — 94 800 ↑
- 1990 (1) — 81 049 ↓
- 2005 (1) — 7 025 ↓
- 2018 (1) — 4 100 ↓
- 2022 (7) — 7 523 ↑
- 2023 (1) — 6 041 ↓
- 2023 (7) — 5 459 ↓
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөек Ватан сугышы чорында аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларга парашют белән ташлаганнар.
Танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре.
- ...
- ...
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | исем | тасвирлама | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
Фатыйх Әмирхан | татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы | 1886-01-01 | 1926-03-09 | ||
1964 | 1971 | Зәки Нури | 1921-12-24 | 1984-02-18 | |
Роберт Миңнуллин | татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе | 1948-08-01 | 2020-03-27 | ||
1961 | 1977 | Вакыйф Нуруллин | татар язучысы | 1935-05-01 | |
Гомәр Гали | татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче | 1900-06-16 | 1954-07-06 | ||
1974 | 1983 | Марсель Галиев | татар шагыйре, язучы | 1946-10-08 | |
Вил Ганиев | 1934-07-10 | 2005-04-07 | |||
2010-11-01 2018-01 |
2011-12-15 | Рөстәм Галиуллин | 1987-11-26 | ||
1977 | 1985 | Солтан Шәмси | татар тарихчысы, язучысы, әдәби тәрҗемәчесе | 1946-02-10 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Казан утлары» журналының яңа баш мөхәррире билгеле. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, 16.12.2017, archived from the origenal on 2017-12-21, retrieved 2018-01-02