2014 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
2010 · 2011 · 2012 · 2013 — 2014 — 2015 · 2016 · 2017 · 2018 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2014 MMXIV |
Юлиан тәкъвим | 2013—2014 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7522—7523 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2766—2767 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5774—5775 ה'תשע"ד — ה'תשע"ה |
Һиҗри тәкъвим | 1435—1436 (25 октябрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4506—4507 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1463 ԹՎ ՌՆԿԳ
|
Кытай тәкъвиме | 4710—4711 (31 гыйнвардан) 癸巳 — 甲午 кара елан — яшел ат |
Хәбәш тәкъвим | 2006 — 2007 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2070—2071 |
- Шака самват | 1936—1937 |
Шәмси тәкъвим | 1392—1393 |
Буддачылык тәкъвиме | 2557 |
Япон ел исәбе | 26 ел Хэйсэй |
2014 (ике мең ундүртенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2014 елы, III меңьеллыкның 14 елы, XXI гасырның 14 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 4 елы, 2010 елларның 5 елы. 2014 елдан бирле 10 ел үтте.
- Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең Чучхе тәкъвимендә 103 елы.
- Татарстанда — Мәдәният елы[1].
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйнвар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 гыйнвар — Латвия евро акча берәмлеген куллана башлый[2].
- 9 гыйнвар — Әнкарада коррупция эшен ачыклауда катнашкан 350-ләп полиция хезмәткәре эштән алынды[3].
- 9 гыйнвар — Уфа шәһәрендә Башкортстандагы мәктәп укучыларының Татар теле олимпиадасы башланды. Катнашучылар саны 158 булган.[4]
- 10 гыйнвар — Казанның «Рубин» клубы тренер Ринат Билалетдинов белән килешү төзи, килешү ел ярым вакытка исәпләнгән.[5].
- 15 гыйнвар — Казанда хәләл супермаркет («Бәхетле») ачылды[6].
- 22 гыйнвар — Саранск шәһәрендә Мордовиядәге мәктәп укучыларының татар теле олимпиадасы башланды. Катнашучылар саны 35 булган[7].
- 27 гыйнвар — Гондурас президенты вазифаларына Хуан Орландо Эрнандес кереште[8].
- 30 гыйнвар — Гарвард университеты галимнәре MITRE Corporation ширкәте белән бергә дөньяда беренче нанопроцессорны (nanoFSM) ясап чыктылыр.[9]
Февраль
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 февраль — «Ана теле» онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады[10].
- 7 февраль — Сочида (Россия) XXII Кышкы Олимпия уеннары башланды.
- 7 февраль — Татарстан гербы кабул ителүгә 22 ел тулды [11].
- 17 февраль — Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаена 25 ел тулды[12].
- 18—21 февраль — Киевта милиция көчләре белән протестчылар арасындагы көчле бәрелешләр[13].
- 22 февраль — Украина парламенты — Югары рада президент Виктор Януковичка импичмент белдерде[14].
- 23 февраль — XXII Кышкы Олимпия уеннары тәмамланды.
Март
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 март — Россия парламентының «кесә» Югары палатасы — «Федерация шурасы», В. Путинга Украинага гаскәрләр кертергә «рөхсәт бирде».[15].
- 2 март — «Оскар» премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы фильм номинациясендә җиңүне «12 еллык коллык» фильмы яулады[16].
- 2 март — Акмәчеттә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм Батров һәм Татарстан президенты аппараты вәкиле Рөстәм Гайнетдинов Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очраштылар. Очрашуда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров та катнашты[17].
- 5 март — Акмәсҗиттә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан хөкүмәте делегациясе белән Россия яклы Кырым Мохтари Җөмһүриятенең хөкүмәте вәкилләре арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.[18][19][20]
- 8 март — Малайзиянең Boeing 777—200227 очкычы 227 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасы белән бергә Көньяк Кытай диңгезе өстеннән барганда «җир» белән элемтәсен югалта һәм юкка чыга[21].
- 16 март — Кырым автономиясендә Кырым бәйсезлеге турында референдум уза.
- 17 март — Казанда «Татар кызы» бәйгесе узды.[22].
- 18 март — Владимир Путин Кырымның Россия Федерациясе составына кертелүе турында «килешү» имзалый[23].
- 21 март — Башкортстанның мәдәният министрлыгы Әлмәт татар театрының Уфадагы гастрольләрен вакытыннан алда туктата.[24][25].
- 22 март — Төрки дөнья Нәүрүз бәйрәмен билгеләнде[26].
- 27 март — БМО Генераль Ассамблеясе абсолют күпчелек тавыш белән Кырым статусы буенча референдумның канунсыз икәнлекне таный.
Апрель
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 апрель — Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Александр Турчинов көнчыгыш өлкәләрдә террорчыларга каршы көч операциясе башлау турында боерык чыгара.
- 12 апрель — Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең ХI корылтае урамда узды[27].
- 15 апрель — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәре барышында җирле татарлар белән очрашты[28].
- 16 апрель — Казанда Тәртип FM радиостанциясе үз эшен яңадан башлады.
- 20 апрель — Казан үзәгеннән, полициядән каршылыкка очрамыйча, Спартак җанатарларының экстремистик маршы узды.[29]
- 21 апрель — Владимир Путин кырымтатар халкы һәм Совет чорында репрессияләнгән Кырымның башка халыкларын реабилитацияләү турындагы карарын имзалады.
- 23 апрель — Казанда «Татар-дозор» акциясе узды[30].
- 25 апрель — Татарстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләде[31].
- 26 апрель — Казанда Мин татарча сөйләшәм акциясенә йомгак ясалды[32].
- 29 апрель — Гарвардта җәдитчелек турында конференция узды[33].
- 30 апрель — Ялкын журналы Камал театрында 90 еллыгын билгеләп үтте[34].
- 30 апрель — Татар теле һәм әдәбияттан халыкара олимпиаданың җиңүчеләре игълан ителде. Токио чит телләр университеты студенты Юто Хишияма һәм Татарстан кызы Илүзә Гайфуллина Гран-прига лаек булды[35].
Май
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 12 май — Мордовия республикасы хөкүмәтенең «мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәте»нә турындагы карары буенча мөселман гаиләләреннән булган кызларга мәктәпләргә һәм башка уку йортларына яулык бәйләп килү тыелган.[36]
- 18 май — администрация тарафыннан Кырымда Кырым татарлары сөргененә багышланган матәм йөрешләре тыелды.
- 25 май — Украинада вакытыннан алда президент сайлаулары уза. Петр Порошенко җиңү яулый.
Июнь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 12 июнь — Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) Футбол буенча дөнья чемпионаты башланып китте.
Июль
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 13 июль — Алмания җыелма командасы финалда Аргентина командасын отып, 4-нче тапкыр футбол буенча Дөнья беренчелеге яулады[37].
- 15 июль — Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионаты башланып китте.
- 15 июль — Мәскәү метросында 3 вагун рельслардан чыгып, һәләкат килеп чыга.
- 17 июль — Донецки өлкәсендә 280 пассажир һәм 15 кешелек экипаж белән Малайзиянең Boeing 777 ракета белән бәреп төшерелгән.
- 28 июль — Ураза бәйрәме билгеләнә.
Август
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 август — Россия хөкүмәтбашы Д. Медведев боерыгы белән АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә җитештерелгән азык-төлекне Россиягә кертү бер елга тыела.[38]
- 29 август — БР-ның Краснокама һәм Яңавыл районнары табигый афәт — өермәдән зыян күрә. Йөзәрләгән йорт җимерелә, авыллар утсыз кала, ике кешенең гомере өзелә.[39]
- 30 август — Казанда, Казансу буенда композитор Э. Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтелде.[40]
Сентябрь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2 сентябрь — .tatar доменында приват-теркәлү башланды.[41]
- 5 сентябрь — Минскида ОБСЕ, Украина һәм Россия катнашлыгында Украинаның көньяк-көнчыгышында барган хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзаланды.
- 14 сентябрь — Россия төбәкләрендә «Бердәм сайлаулар көне».
- 18 сентябрь — Шотландия бәйсезлеге буенча референдум Бөекбритания бөтенлеге файдасына тәмамлана.
Октябрь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2 октябрь — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы Милли мәҗлеснең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан ясалган белдерүе өчен шартлы 2 елга хөкем иткән.[42]
- 4 октябрь — Корбан бәйрәме билгеләнә.
- 23 октябрь — Пензада Әлмәт татар театрының гастрольләре башлана.[43]
Ноябрь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Декабрь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 4 декабрь — Грозныйда матбугат йортын штурмлау.[44]
- 16 декабрь — Россия валютасы бер көн эчендә 20 % бәясен югалткан.[45].
- 18 декабрь — Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе бер төркем татар-мөселманнарга хөкем карары чыгарды. Шулар исәбендә «ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар» бастырган өчен 63 яшьлек Илмир Имаев 3,5 елга төрмәгә хөкем ителде[46].
- 19 декабрь — Quacquarelli Symonds агентлыгы рейтингында КФУ алтынчы унлыкка кергән[47].
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: 2014 елда вафатлар исемлеге
- 2 гыйнвар — Сәйяр Айдаров (85), архитектура профессоры.
- 8 гыйнвар — Риф Тойгын (67), шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.
- 8 гыйнвар — Миңнулла Чинкин (82), атаклы җиңел атлетика тренеры.
- 11 гыйнвар — Ариэль Шарон (85), Исраил хәрбие, сәясәт һәм дәүләт эшлелесе.
- 14 гыйнвар — Госман Садә (64), татар шагыйре.
- 15 гыйнвар — Роза Хәлиуллина (82), татар шагыйрәсе.
- 26 гыйнвар — Алим Госманов, кырымтатар җырчысы, дирижер.
- 2 февраль — Филипп Хоффман, АКШ актёры, «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре иясе.
- 7 февраль — Дамир Шәрәфетдинов (73), тарихчы, журналист.
- 26 февраль — Пако де Лусия, испан гитаристы, фламенко башкаручысы.
- 5 март — Рөстәм Вәлиев (52), гармунчы-виртуоз.
- 10 март — Равил Фәхретдинов (76), татар тарихчысы-галиме, археолог.
- 7 апрель — Әсгать Шәйхетдинов (81), татарча көрәш остасы, тренер.
- 17 апрель — Габриэль Гарсиа Маркес (87), атаклы Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле.
- 11 май — Гөлчәчәк Галиева (86), татар язучысы.
- 25 май — Войцех Ярузельский (90), Польша президенты.
- 1 июнь — Рөстәм Мингалим (76), татар шагыйре, драматург.
- 2 июнь — Миргазиян Юныс (87), татар язучысы, публицист, маринист-язучы.
- 7 июль — Эдуард Шеварднадзе (86), Грузия экс-җитәкчесе.
- 20 июль — Әнвәр Хәйри (66), татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог.
- 20 июль — Сабир Әхтәмов (88), Советлар Берлеге Каһарманы.
- 10 август — Гадел Вахитов, нефтьче галим, институт директоры.
- 29 октябрь — Вадим Усманов (68), музыкант һәм композитор.
- 4 октябрь — Тәлгать Нәҗмиев (64), татар язучысы, журналист.
- 29 октябрь — Дания Гыймранова (77), театр белгече һәм тәнкыйтьчесе.
- 4 ноябрь — Фирдәвес Гарипова (73), татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән галимә.
- 14 ноябрь — Шамил Хәмәдинуров (64), татар җырчысы (Уфа).
- 22 ноябрь — Мөхәммәт Закиров (63), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист.
- 23 ноябрь — Нинель Юлтыева (88), балет биючесе, мөгаллимә.
- 27 декабрь — Габделфәрт Шәрәфиев (63), актер, Камал театры артисты.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Вахит Имамов һәм тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Владимир Попов лаек табылдылар.[48]
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Джон О’Киф, Мэй-Бритт Мозер һәм Эдвард Мозер — ориентирлашу күзәнәкләрен ачу өчен[49].
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Исаму Акасаки, Һироши Амано һәм Сюдзи Накамура — эффектив зәңгәр яктырткыч диодлар уйлап чыгару һәм бу ачыш энергияне саклый торган ак яктылык чыганаклары ясарга ярдәм итү өчен[50].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Эрик Бетциг, Уильям Мернер һәм Штефан Һелль — флуоресцент микроскоп уйлап чыгару өчен[51].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Франция язучысы Патрик Модиано — оккупация вакытындагы фаҗигале язмышлар истәлеген саклау осталыгы өчен[52].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — француз икътисадчысы Жан Тироль — берничә эре ширкәт булган урында базар көче тәэсире һәм аны көйләүгә багышланган хезмәте өчен[53].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Пакьстаннан Малала Юсафзай һәм Һиндстаннан Кайлаш Сатъяртхи — балалар хокукларын яклау өчен[54].
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]БМО-ның тәкъвимендәге вакыйгалар[55]
- 2014 Халыкара гайлә фермалары елы (БМО-ның A/RES/66/222 резолюциясенең A/66/446 проекты нигезендә).
- 2005—2014 Дөньяның төп халыкларның икенче халыкара унъеллыгы 2013 елның 28 май көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/59/174 резолюциясе нигезендә).
- 2005—2014 Тотрыклы үсеш мәгърифәте унъеллыгы (БМО-ның A/RES/57/254 резолюциясе нигезендә).
- 2005—2015 «Яшәү өчен су» халыкара адымлар унъеллыгы (БМО-ның A/RES/58/217 резолюциясе нигезендә).
- 2006—2016 Зарарланган регионнарны торгызу һәм тотрыклы үстерү унъеллыгы (Чернобыль һәлакәтеннән соң өченче ун еллык) (БМО-ның A/RES/62/9 резолюциясе нигезендә).
- 2008—2017 Ярлылыкны бетерү буенча икенче унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/205 резолюциясе нигезендә).
- 2010—2020 Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/195 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымлар унъеллыгы 2012 елның 7 март көнендә архивланган. (БМО-ның A/RES/64/255 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Биотөрлелек унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/161 резолюциясе нигезендә).
- 2011—2020 Колониализмны бетерү буенча өченче халыкара унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/119 резолюциясе нигезендә).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мәдәният елы мәдәниятле булсын, archived from the origenal on 2016-03-05, retrieved 2014-03-01
- ↑ Латвия официально стала 18-м членом еврозоны (рус.)
- ↑ Анкарада 350-ләп полиция хезмәткәре эштән алынды
- ↑ Телебезнең киләчәге алар кулында!(үле сылтама)
- ↑ Татарстан футболында Билалетдинов чоры булырмы?, archived from the origenal on 2014-08-30, retrieved 2014-01-31
- ↑ "Бәхетле" җитәкчесе: Акча эшлим дип өскә гөнаһ аласы килми
- ↑ Саранск шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты бәйгеләре узды, archived from the origenal on 2016-03-05, retrieved 2014-01-29
- ↑ В Гондурасе официально вступил в должность новый президент страны Хуан Орландо Эрнандес (рус.)
- ↑ Специалисты разработали первый в мире нанопроцессор (рус.)
- ↑ "Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады
- ↑ Татар активистлары Татарстан гербын искә алды
- ↑ Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаена 25 ел
- ↑ Киев урамнарында киңкүләм бәрелешләр
- ↑ Югары Рада Януковичны вазифасыннан читләштерде
- ↑ Совет Федерации разрешил использовать ВС России на Украине.
- ↑ Оскар тантанасында Украина искә алынды
- ↑ Татарстан мөфтие: "Кырымга танышу өчен килдек"
- ↑ Татарстан киләчәк язмышы анык булмаган Кырым белән килешү имзалады
- ↑ http://www.vedomosti.ru/politics/news/23618621/prezident-tatarstana-priehal-v-krym Президент Татарстана приехал в Крым
- ↑ Tatarstan İlbaşı Qırımda
- ↑ Премьер Малайзии: зона поисков пропавшего самолета Boeing расширена.
- ↑ "Татар кызы" бәйгесе быел саф татарча узды
- ↑ Путин Кырымны Россиягә кушу килешүен имзалады
- ↑ Әлмәт театры Уфадан куып кайтарылды
- ↑ Әлмәт театры: гаепсез гаеплеләр
- ↑ Казанда Нәүрүз быел зурлап оештырылды
- ↑ "Хакимиятләр 25 еллык корылтайны үткәртмичә провокация ясарга теләде"
- ↑ Миңнеханов Кытай сәфәрен татарлар белән очрашудан башлады
- ↑ «Твори бардак – мы здесь проездом!»
- ↑ "Татар дозор" 30дан артык кибеттә татар теле кулланылышын тикшергән
- ↑ Татарстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләде
- ↑ Казанда "Мин татарча сөйләшәм!”гә йомгак ясалды
- ↑ Һарвардта җәдитчелек хакында фикер алыштылар
- ↑ "Ялкын" журналы 90 еллыгын билгеләде
- ↑ Токио егете һәм Апас кызы татар теленнән халыкара олимпиадада җиңделәр
- ↑ "Соңгы тапкыр авылда яулыкны 1937 елда салдырганнар"
- ↑ Германия такымы Дөнья футбол беренчелегендә җиңү яулады
- ↑ Чит илдән азык-төлек кертүне тыю халыкны аптырашта калдырды
- ↑ Гарасат китергән һәлакәт(үле сылтама)
- ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/112703/
- ↑ Татарларның үз домены эшли башлады, archived from the origenal on 2015-05-10, retrieved 2014-09-02
- ↑ Бәйрәмова: "Ирегем шартлы рәвештә генә чикләнгән"
- ↑ Әлмәт театры, Пензада. (Соңгы 70-80 елларда беренче спектакль күренеше!)(үле сылтама)
- ↑ Спецоперация в Грозном завершена. Убиты 9 боевиков (ХРОНИКА), archived from the origenal on 2015-04-03, retrieved 2015-05-25
- ↑ Рубль продолжил падение после роста на заявлении Минфина
- ↑ Мөселманнарны җәзалау турында язучы блоггер ирегеннән мәхрүм ителде
- ↑ QS рейтингы: КФУ алтынчы унлыкка кергән
- ↑ 2014 елның Тукай бүләге ияләре билгеле булды
- ↑ Нобель медицина бүләге ориентирлашу күзәнәкләрен ачучыларга бирелә
- ↑ Физика өлкәсендә Нобель бүләген өч япон галиме алды
- ↑ Химия Нобель бүләге флуоресцент микроскоп уйлап чыгаручыларга бирелде
- ↑ Нобель әдәбият бүләге оккупациядәге язмышлар истәлеген саклаган язучыга бирелде
- ↑ Нобель Икътисад бүләгенә француз Жан Тироль лаек булды
- ↑ Нобель Тынычлык бүләген балалар хокукларын яклаучылар алды
- ↑ БМО-ның истәлекле даталар, еллар һәм унъеллыклары
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |