Content-Length: 317392 | pFad | http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D0%BB%D1%84%D0%B8%D1%81_%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7%D0%BE%D0%B2

Әлфис Гаязов — Wikipedia Эчтәлеккә күчү

Әлфис Гаязов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфис Гаязов latin yazuında])
Әлфис Гаязов
Туган телдә исем Әлфис Суфиян улы Гаязов
Туган 3 июнь 1956(1956-06-03) (68 яшь)
БАССР Аскын районы Иске Казанчы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Һөнәре педагог, галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Башкортстан Фәннәр академиясе
Җефет Гөлшат Әниф кызы, медицина фәннәре кандидаты
Балалар кызы, улы
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Әлфис Гаязов, Әлфис Суфиян улы Гаязов, баш. Әлфис Суфиян улы Ғаязов, рус. Гаязов Альфис Суфиянович (1956 елның 3 июне, БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылы) — педагогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), язучы, дәүләт эшлеклесе, БР мәгариф министры (2011-2015), БР ФА президенты (2015 елдан). РФ мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы (2009). БР атказанган фән эшлеклесе (2000). РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006). РФ һәм БР язучылар берлеге әгъзасы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1985). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2022).

1956 елның 3 июнендә БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылында туган. Бөре педагогия институтын (1977), Чиләбе педагогия институтының педагогика кафедрасында аспирантура (1986) тәмамлаган. Педагогия фәннәре кандидатлыгына (1986), «Хәзерге этапта укучы яшьләрне ватандарлыкта тәрбияләүнең теориясе һәм практикасы» темасына докторлык (1996) диссертацияләре яклаган.
Хәрби хезмәттә булган.

  • 1977 елдан Бөре педагогия институтында эшли: ВЛКСМ комитеты сәркатибе, кече фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, биофак деканы (1987 елдан), педагогия һәм психология факультеты деканы (1989 елдан).
  • 1998 елдан Уфада: Акмулла исемендәге БДПУда педагогика кафедрасы мөдире, БДПУның педагогика институты директоры (2001-2011).
  • 2011-2015ларда БР мәгариф министры.
  • 2015 елдан БР ФА президенты.

Гыйльми эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган 150 фәнни хезмәт язган.
  • «Проблемы востоковедения» журналының баш мөхәррире.
  • 50 фән кандидатының һәм 6 фән докторының гыйльми җитәкчесе.

Рус, башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Җырлар («Азан», «Бу дөньяда бездән башка бер кем дә юк», «Казанчы каеннары», «Сиңа бер җыр бүләк итәм», «Чишмә юлы») яза. Драма әсәрләре («Аждаһаны җиңәр мәхәббәт», «Урманнарга керсәң» һ.б.) Гафури, Туймазы, Стәрлетамак театрларында куела. И.В. Гете һәм Һ. Һейнены турыдан-туры алманчадан тәрҗемә иткән.

2022 елда «Картлар күңеле кемнәрдә» әсәре белән «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә I премиягә лаек була. [1]

2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. » әсәре белән I урын алган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1985БАССР комсомолы премиясе
  • 2000 ― БР атказанган фән эшлеклесе
  • 2006 ― РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • 2009 ― «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчесе — «Урманнарга керсәң» пьесасы өчен[3].
  • 2022 ― Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе [4].

Хатыны Гөлшат Әниф кызы (1958 елның 4 мартында Балтач районы Штәнде авылында туган), медицина фәннәре кандидаты[5].

  • кызы Лариса, педагогия фәннәре кандидаты.
  • улы
  1. Әлфис Гаязов. Урау юллар урау түгел. «Казан утлары», 2016 ел, № 6.
  2. Гаязов Ә. Казанчы каеннары. Уфа, 1999.








ApplySandwichStrip

pFad - (p)hone/(F)rame/(a)nonymizer/(d)eclutterfier!      Saves Data!


--- a PPN by Garber Painting Akron. With Image Size Reduction included!

Fetched URL: http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D0%BB%D1%84%D0%B8%D1%81_%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7%D0%BE%D0%B2

Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy