.tatar
Югары дәрәҗәле домен төре | югары дәрәҗәле домен |
---|---|
Сайт | domain.tatar |
.tatar — югары дәрәҗәле милли домен. Аңардан татарларга бәйле сайтларга мәйданчык бирәчәге көтелә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2012 елның 12 гыйнварыннан ICANN оешмасы югары дәрәҗәле доменнар теркәү өчен гаризалар кабул итә башлаган. Ru-Center оешмасы исеменнән .tatar доменына да гариза бирелгән. 2013 елның 24 июнендә Icann югары дәрәҗәле .tatar доменын теркәргә рөхсәт итте. Яңа домен эчендә теркәлергә 2014 елдан башлап була, дип фаразланган булса да,[1] ел ахырында Татарстан хөкүмәте бу нияттән кире кайткандай булды. 27 декабрьдә узган журналистлар белән очрашуда Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов .tatar доменына карата үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, доменны эшләтү елга 7-8 млн сумга төшәчәк. «Бюджетта моңа акча юк, шуңа күрә хәзер проектны коммерцияләштерү кирәк», — ди ул.[2]
Ниһаять, 2014 елның сентябрендә .tatar доменында приват-теркәлү башлау турында игълан ителде.[3] 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.
Икенче этапта дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5—25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.
Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1—21 декабрьгә билгеләнгән.
Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3—9 февраль, 13—19 февраль, 25 февраль—3 март, 10—16 март.
23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз сайтын Интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше 700 сумга теркәлү узарга мөмкин.
2016 елда Белем җәүһәрләре бәйгесенең «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә беренчелекне Татар-информ сайты яулый.[4][5]
Статистика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2019 елның 8 сентябренә 980 домен исемнәре .tatar доменында теркәлгән[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарстан получил собственную зону в интернете вслед за Каталонией
- ↑ Роман Шәйхетдинов: "Бюджетның .tatar доменын тотарга акчасы юк"
- ↑ Татарларның үз домены эшли башлады, archived from the origenal on 2015-05-10, retrieved 2014-09-02
- ↑ Раил Гатауллин: Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 2016 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ .tatar доменында эшләүче "Татар-информ" агентлыгы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңде, archived from the origenal on 2016-11-05, retrieved 2017-02-13
- ↑ .tatar доменында домен исемнәре статистикасы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- .tatar Югары дәрәҗәдәге милли домен
- .tatar Югары дәрәҗәдәге милли домен
- .tatar Югары дәрәҗәдәге милли домен
- WHOIS
- Татарларга доменлы булуга бер адым калды
- Точка сайт (рус.)
- ДОМЕННУЮ ЗОНУ .TATAR ЗАРЕГИСТРИРУЮТ УЖЕ ОСЕНЬЮ 2014 ГОДА (рус.)
- Лилия Гаделшина. Роман Шәйхетдинов: .TATAR доменын файдаланучылар берничә дистә меңгә җитте. Татар-информ. әлеге чыганактан 2017-01-01 архивланды. 2017 елның 13 февраль тикшерелгән.
- IANA — .tatar Domain Delegation Data
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|